Рөстәм Миңнеханов Tech Tour Европа Ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты

16.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Tech Tour Европа Ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Очрашуда Tech Tour Европа делегациясенең 2020 елның апрелендә Россия венчур форумы эшендә катнашуы һәм Россия Тех Тура форумы кысаларында чаралар уздыруы мәсьәләләре каралды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ассоциация Татарстанда күптән билгеле. 2009 елдан «ТехТур» өч мәртәбә Казанда уздырылган, ул анда катнашкан компанияләр үсешенә ярдәм иткән, шулай ук Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының Европа венчур бизнесы бергәлегендә багланышларын киңәйтүгә китергән.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, ул тышкы базарларга Татарстан проектларын чыгаруда, шулай ук чит илләр инвестицияләрен җәлер итүдә Tech Tour Европа Ассоциациясе белән хезмәттәшлекне югары бәяли.

Искәртәбез, төрле заманнарда Россия«ТехТур»ларында 270дән артык инвестор һәм тармаклар вәкилләре катнашкан.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.