Алексей Песошин 100 дән артык хәрби хезмәткәрне фатир алулары белән котлады

14.12.2019

Бүген Казан югары танк училищесы территориясендә йөздән артык хәрби хезмәткәр гаиләсе яңа фатир ачкычлары алды.

Хәрби хезмәткәрләргә фатир ачкычларын тапшыру тантанасында Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Тимур Иванов, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Коры җир гаскәрләре баш командующие армия генералы Олег Салюков, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Тимур Иванов сүзләренчә, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы һәм Югары баш командующий хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль тәэмин ителешенә зур игътибар бирә. Бөтен ил буенча заманча торак комплекслары, социаль инфраструктура төзелә.

“Мин сезне озак көтелгән вакыйга белән котларга телим! Оборона министрлыгына йорт төзегән өчен рәхмәт белдерәм, һәм йөздән артык кеше биредә яңа фатир алачак. Бәйрәм белән!” - дип тәбрикләде хәрби хезмәткәрләрне Алексей Песошин.

Йорт ишегалдында балалар һәм тренажерлар белән спорт мәйданчыклары, ял итү урыннары, автомобильләр өчен урыннар булдырылган.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.