Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскка эш сәфәре кысаларында «Великий камень» Индустриаль паркында булды.
Рөстәм Миңнехановка паркның Минсктан 25 километр ераклыкта – халыкара аэропорт, тимер юллар, Берлин-Мәскәү автомобиль магистрале янында урнашуы хакында сөйләделәр.
Парк машина төзелеше, электроника һәм телекоммуникацияләр, химия, биотехнологияләр, яңа материаллар, логистика, фармацевтика, электрон коммерция, зур күләмдәге мәгълүматларны саклау һәм эшкәртү һ.б. юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара.
«Сез дөрес юлда. Бу юнәлешне, һичшиксез, үстерергә кирәк. Монда торак объектлар төзүегез дә бик яхшы. Бу яшь белгечләрнең Белоруссиядә төпләнеп калуына ярдәм итә. Әлеге проектны Кытайдагы партнерлар белән гамәлгә ашыруыгыз да дөрес. Кытайның сәнәгать зоналарын үстерүдә тәҗрибәсе зур», - диде Рөстәм Миңнеханов
ТР Президенты шулай ук «Бер станция» инвесторлар һәм резидентларга комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә булып, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Күпфункцияле үзәк вәкилләрен һәм республиканың махсус икътисадый зоналары җитәкчелеген тәҗрибә алмашу өчен Минскка җибәрергә тәкъдим итте.