Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Премьер-министры Сергей Румас белән очрашты

12.12.2019

Беларусь Республикасы - Татарстанның алдынгы чит ил партнеры. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Премьер-министры Сергей Румас белән очрашуда белдерде. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Минскка эш визиты кысаларында узды. 

Татарстан делегациясен сәламләп, Беларусь Республикасы Премьер-министры Сергей Румас Рөстәм Миңнехановка Беларусь белән Татарстан арасындагы үзара файдалы мөнәсәбәтләрне үстерүгә биргә игътибары өчен рәхмәт белдерде. "Төбәкләр белән элемтәләрне үстерү - Беларусь-Россия хезмәттәшлеге нигезе. Татарстан – Белорусьнең күптәнге хезмәттәше һәм дусты", - диде Сергей Румас.

Ул билгеләгәнчә, Татарстан - сәнәгате һәм интелектуаль мөмкинлекләре гаять көчле булган, фән һәм производствоның ныклы берлеге белән аерылып торучы Россиянең уникаль төбәге. "Без моны нефть химиясе өлкәсе мисалында күрәбез. Нәкъ менә нефть химиясе безнең товар әйләнешенең яртысын тәшкил итә. Нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек илләребезнең бер-берсен тулыландыра алу үрнәге ул", - диде Премьер-министр. 

Шул ук вакытта, Сергей Румас сүзләренчә, бүген үзара сәүдә күләме кимүе күзәтелә. Ул товар әйләнеше күләмен кире рекордлы дәрәҗәләргә кайтару ысулларын уйларга тәкъдим итте. 

ТР Президенты Хөкүмәт башлыгына Татарстан делегациясенең Белоруссиягә сәфәрен оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

«Беларусь Республикасы – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе. Без барлык юнәлешләр (икътисади мөнәсәбәтләр, парламентара багланышлар) буенча да хезмәттәшлекне, гуманитар элемтәләрне үстерәбез. Делегацияләрнең даими нигездә үзара визитлары оештырыла. Казан һәм Минск арасында туры авиаэлемтә булу да элемтәләрнең ныгуына ярдәм итә», - дип искәртте Миңнеханов.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Минск өлкә Башкарма комитеты рәисе Александр Турчин ТР Хөкүмәте һәм Минск өлкә Башкарма комитеты арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль-мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүне имзалады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.