Алексей Песошин югары белем бирү системасында рухи-патриотик тәрбия темасына түгәрәк өстәл эшендә катнашты

12.12.2019

Бүген Казанда  түгәрәк өстәлдә катнашучылар югары белем бирү системасында рухи-патриотик тәрбия мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Түгәрәк өстәл РФ Прокуратура университетының Казан юридик институтында узды.

“Яшьләрне рухи-патриотик тәрбияләү – төп максат. Ватаныбызның ныклыгы һәм үсеше шуңа бәйле. Кешеләрнең милли һәм тарихи аңын бозу һәрвакыт дәүләтләрнең һәлакәтенә китерә. Без киләчәкне нык нигездә төзергә тиеш. Ул патриотлык, мәдәниятне һәм халкыбыз традицияләрен хөрмәт итү”, - диде үзенең чыгышында РФ Прокуратура университеты ректоры Оксана Капинус.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Алексей Песошин сәламләде. Республикада рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү дәүләт сәясәтенең мәгариф өлкәсендәге өстенлекле юнәлеше булып тора, дип билгеләде ул.

“Татарстанда яшьләрне патриотик тәрбияләү программасы гамәлгә ашырыла, ТР Хөкүмәте каршында координацион совет булдырылды. Агымдагы елда бу максатларда 40тан артык зур чара уздырылды, шул исәптә “Үлемсез полк”, “Георгиев лентасы” акцияләре, “Аҗаган” һәм “Җиңү” хәрби-патриотик уеннары, “Хәтер маршы” һәм “Хәтер вахтасы” эзләү экспедицияләре”, - диде Алексей Песошин.

Түгәрәк өстәл вакытында Мәскәүдән видеоконференцэлемтә буенча РФ генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев,  шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук РФ Прокуратура университеты һәм аның филиаллары, фән һәм мәгариф оешмалары, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, яшь галимнәр, аспирантлар һәм студентлар катнашты.

 


“Татар-Информ” МА