Рөстәм Миңнеханов Минскта Бөек Ватан сугышы тарихы музеенда булды

12.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикаына эш сәфәре кысаларында Минскта Бөек Ватан сугышы тарихы музеенда булды. Экскурсия алдыннан ул, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алып, «Минск - герой-шәһәр» стеласына чәчәкләр салды. Тантанада Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Игорь Ляшенко һәм Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Мезенцев та катнашты.
Рөстәм Миңнеханов музейны карап йөргәндә «Музейара хезмәттәшлек: Җиңүнең 75 еллыгына якынлашып» форумында катнашучылар белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, фашизмга каршы бергәләп көрәш төрле милләт, дин һәм карашлары төрле булган кешеләрне берләштерде. «Гасырлар узар, Бөек Ватан сугышында безнең халыкларның каһарманнарча көрәше мәңге хәтерләребездә сакланыр. Илләребез халыклары туган җирләре өчен гомерләрен дә кызганмадылар», - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Россия Федерациясе һәм Беларусь Республикасы сугыш елларында ятып калган ватандашлары турында якты истәлек саклауның мөһимлеген яхшы аңлыйлар.    
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Беларусь өчен сугышларда 10 меңнән артык татарстанлы һәлак булган.
Рөстәм Миңнеханов музейара хезмәттәшлекне халыкара дәрәҗәдә үстерү мөһимлеген дә билгеләп үтте. «Бу – Бөек Ватан сугышы тарихын саклап калу һәм популярлаштыруның, халыклар һәм буыннар арасында багланышларны ныгытуның мөһим юнәлеше. Форумда катнашучыларга уңышлар телим», - диде ТР Президенты.
Беларусь Республикасы вице-премьеры Игорь Ляшенко үз чиратында  Беларусьны азат иткәндә Татарстан халкының батырлыгын билгеләп үтте, 26 татарстанлы бу сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен Советслар Союзы Герое исеменә лаек булганнар.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты Бөек Ватан сугышы тарихы музеен карап чыкты.  
Ул экспозицияне югары бәяләде һәм Мактаулы кунаклар китабында язу калдырды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.