Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко: Татарстан - Беларусьның Идел буе федераль округында иң әһәмиятле партнеры

12.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Президенты Александр Лукашенко белән очрашты. Очрашу Татарстан делегациясенең Минскка эш визиты кысаларында узды. 

Александр Лукашенко ассызыклаганча, Беларусь белән Татарстанны якын, дустанә, конструктив мөнәсәбәтләр бәйли. "Татарстан - Беларусьның Идел буе федераль округында иң әһәмиятле партнеры. 2018 елда товар әйләнеше күләме 1,3 млрд. долларга якынлашты. Мондый яхшы күрсәткечләрне саклау һәм тагын да арттыру өчен, яңа перспектив юнәлешләр табарга кирәк. Төп юнәлеш итеп инновацион һәм инвестицион хезмәттәшлекне арттыру итеп сайлау дөрес"

Кооперация проектында Белоруссиянең МАЗ, МТЗ, «Амкодор», «БелАЗ» һәм Татарстанның «РариТЭК» холдингы предприятиеләре катнаша. Соңгы ике ел дәвамында проект кысаларында газда эшләүче 200ләп автобус җыелды. 2020 елда тагын шул кадәр үк техника җитештерү планлаштырыла. Минск мотор заводы белән берлектә МТЗ тракторлары һәм «Амкодор» машиналары өчен газ двигательләре эшләү һәм чыгару буенча эш алып барыла. «Бу мисаллар безнең көндәшлек түгел, ә партнерлык юлын сайлавыбызны раслый. Үзара хезмәттәшлек үсә — яңа эш урыннары булдырыла, Беларусь һәм Татарстан предприятиеләре өчен тигез мөмкинлекләр бирелә. Әлеге күрсәткеч тәҗрибәне Россиянең башка төбәкләренә тарату икътисади диалогтан зур файда китерер иде», - дип белдерде Лукашенко.

«Белоруссия Президенты товар әйләнеше күләмен 2 миллиард долларга җиткерү бурычын куйды. Мондый күрсәткечкә ирешеп булачагына ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Белоруссия һәм Татарстан предприятиеләренең эшлекле элемтәләрне ныгытуын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда кулланыла торган авыл хуҗалыгы техникасының 60 % Беларусьта җитештерелгән. ТР Президенты сүзләренчә, нефть химиясе, ИТ-технологияләр, газ-мотор яулыгы өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре зур. Аерым Татарстан Президенты нефтьчеләр хезмәттәшлегенә тукталды. 

Рөстәм Миңнеханов Александр Лукашенкога Беларусьта яшәүче татарларга күрсәтелә торган ярдәм, милли мәдәниятларын һәм гореф-гадәтләрен саклауга шартлар булдырылуы өчен рәхмзт белдерде. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.