Рөстәм Миңнеханов "БЕЛАЗ" предприятиесендә булды

12.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "БЕЛАЗ" карьер үзбушаткычларын җитештерү заводында булды. Искәртик, Татарстан делегациясе Беларусь Республикасында ике көнлек эш сәфәрендә. 

"БЕЛАЗ" - зур һәм аеруча зур йөкләр йөртүче карьер үзбушаткычларын җитештерүче дөньядагы иң эре предприятиеләренең берсе. 

Рөстәм Миңнеханов предприятие музеен карады, анда машина төзү гиганты тарихы белән танышты. ТР Президентына завод үсеше, казанышлары, Беларусь автомобильләр заводының эшләнмәләре турында сөйләделәр. 

Рөстәм Миңнеханов предприятиенең продукциясе үрнәкләре белән танышты, 450 тонна йөк йөртә алырлык - дөньядагы иң зур үзбушаткыч - "БЕЛАЗ"ны йөртеп карады. 

Ахырда ТР Президенты мактаулы кунаклар китабында язу калдырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.