Ләйлә Фазлыева Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе булды

12.12.2019

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу турыда оешманың сайтында хәбәр ителә.

Хисап-сайлау җыелышында җәмгыять әгъзалары Ләйлә Фазлыева кандидатурасын хуплады. Ул бу вазифада ТР Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевны алмаштырды.

Җыелышта Бөек Ватан сугышында һәлак булган ТАССРның Лаеш районында туып үскән Александр Игнатьев туганнарына мәрхүмнең медальонын тапшырдылар. Аны эзтабарлар Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең “Ржев. Калинин фронты. 2019” истәлек вахтасы вакытында тапкан.


“Татар-Информ” МА