Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскка (Беларусь Республикасы) эш сәфәренә килде. «Минск» милли аэропортында аны Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Игорь Ляшенко һәм Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Мезенцев каршы алды.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Минскның җәмыгъ мәчетенә барачак, шулай ук Беларусь Республикасы татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашачак.
Иртәгә, 12 декабрьдә, Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко һәм Беларусь Республикасы Премьер-министры Сергей Румас белән очрашуы көтелә.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты «БЕЛАЗ» предприятиесенә (зур йөк махсус техникасын җитештерү) һәм «Великий камень» индустриаль паркына барачак. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы Тарих музеена да барырга җыена.