Татарстан һәм Якутия парламентлары хезмәттәшлек итү турында сөйләште
03.11.2012Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның парламент делегацияләре – кичә ачылган ТР Конституциясенә 20 ел тулуга багышланган “Яңа федератив Россиянең торгызылуы: Татарстан Республикасының конституция законы тәҗрибәсе” халыкара конференциясендә катнашучылар белән очрашуы узды.
ТР Дәүләт Советы вәкилләреннән тыш чарада Саха Республикасы (Якутия), Әрмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан Республикалары делегацияләре катнашты. Җыелганнарга беренче булып Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. Беренче чиратта ул Татарстанда узучы чарага күрсәтелгән кызыксыну өчен катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, конференциянең максаты Татарстан Конституциясенең бөтен ил өчен мөһимлеген ассызыклаудан гына түгел, 20 ел дәвамында бу документны кулланганнан соң, Татарстанга үзенә читтән карау мөмкинлеген бирүдән гыйбарәт.
“Без тагын бер кат карарга тиеш – Ауропаның башка үсеш алган демократик илләре, Иске Ауропа нормаларына һәм традицияләренә туры киләбезме-юкмы, шулай ук күпмилләтле җәмгыятьтә зуррак алгарышка ирешү өчен Конституциягә тагын нәрсә өстәргә була”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Мөхәммәтшин фикеренчә, Яңа Россия барлыкка килгәч, һәр субъект һәм РФ мөстәкыйль субъектлары иң яхшы үсеш юлларын эзләү белән мәшгуль булган. 20 ел эчендә күпкә алга киткән Татарстан да искәрмә түгел. “Безне тәнкыйтьләргә дә була, кайчакта үзебезне үзебез дә тәнкыйтьлибез, әмма Татарстан Республикасы аякка басты: үз Конституциясе бар, хакимиятләр бүленеше, Президент сайлау”, - дип ассызыклады ул.
Ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләгәндә, ТР Дәүләт Советы Рәисе төрле темаларга тукталды, алар арасында республика икътисадын торгызу, табигый байлыклар чыгару, Татарстанда яңа проектлар гамәлгә ашырылуны санап узарга була, сүз уңаеннан, алга таба алар Россия Федерациясе дәрәҗәсендә зур уңыш казанды.
Соңгы уңышлы проектлар арасында Ф. Мөхәммәтшин республикада электрон документлар әйләнешен гамәлгә кертүне мисалга китерде, ул артык бюрократик ыгы-зыгыдан коткара, шулай ук халыкны төрле инстанцияләр буенча белешмәләр юллап йөрүдән азат итә. Бүгенге көндә бу проект РФ дәрәҗәсендә җәелдереләчәк.
Шулай ук катнашучыларга үсеп килүче буынның үсеш программалары – “Киләчәк” һәм “Бәләкәч” проектлары турында сөйләнде. Бүгенге көндә Россиядә киң таралган муниципалитетларда һәм авылларда профильле кадрлар кытлыгы проблемасы да игътибарсыз калмады. Ф. Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, якын арада Татарстанда югары уку йортларында бушлай белем алуны күздә тотучы закон проекты да кабул ителәчәк, әмма бу очракта чыгарылыш студентының муниципаль район һәм авылларда үз белгечлеге буенча өч ел эшләве шарт.
Җавап сүзе белән Әрмәнстан җәмгыятьләре берлеге рәисе, Ауропа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында Әрмәнстан делегациясе җитәкчесе Эмин Эрицян мөрәҗәгать итте. Ул ТР Конституциясенә 20 ел тулуын бәйрәм итүне эпохаль вакыйга булуын билгеләп үте. “Сезнең Татарстанда башкарган эшләрегезгә – ментальлек, күпконфессиялелеккә бар җирдә дә ихтыяҗ зур”, - дип ассызыклады ул.
Очрашу кысаларында шулай ук ТР Дәүләт Советы һәм Саха (Якутия) Республикасының Дәүләт Җыены арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. “Татарстанда башкарылучы эшләрнең әһәмияте гаять зур. Бу туган телне саклап калу һәм аны балалар бакчаларында өйрәнү буенча адымнар, шулай ук мәгълүмати технологияләр үсеше дә. Бүген имзаланган документ бер-беребезне тулыландырырга ярдәм итәчәк”, - дип билгеләп үтте килешү рәсмиләштерелгәч Саха Республикасы (Якутия) Дәүләт Җыены (Ил Тумэн) Рәисе Виталий Басыгысов.
“Хөрмәтле республикаларның берсе белән парламент килешүен имзалау үзенчәлекле уза – бу процесста катнашучылар һәм аның шаһитләре бик күп, шулай булгач килешүдәге нормалар һәм маддәләр тулы көчендә тормышка ашсын өчен, бу безгә өстәмә җаваплылык йөкли”, - дип шәрехләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин .
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән эш итү бүлеге