РФ мәдәният министры Владимир Мединский борынгы Болгар шәһәрендә булды

02.11.2012

Бүген РФ мәдәният министры Владимир Мединский ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев белән борынгы Болгар шәһәрендә булды.

Алар белән бергә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, КФУ Тарих институты директоры Рамил Хәйретдинов һ.б. да борынгы шәһәрдә булды. Минтимер Шәймиев министрга борынгы Болгар шәһәре буенча экскурсия үткәрде.

Делегатлар төзелә торган Елга вокзалында , 922 елда Идел буе болгарлары ислам кабул итүгә багышланган Истәлекле билгедә, мавзолейларның берсендә, Табиб йортында, Җәмигъ мәчетендә һәм Икмәк музеенда булды.

Владимир Мединский сораулар биргәндә һәм тарихи вакыйгалар хакында сөйләгәндә фотога да төшерергә дә өлгерде.

“Россия тарихи мирасын саклау һәм торгызу буенча зур эш башкарулары өчен галимнәр, тарихчылар , филологлар, Татарстан мәдәният хезмәткәрләренә һәм шәхсән Минтимер Шәймиевкә чын күңелдән рәхмәт белдерәм”, - дип язып калдырды Владимир Мединский дәрәҗәле кунаклар китабына.

“Без әле юл башында гына, әмма күп эш башкарылды”, - диде КФУ Тарих институты директоры Рамил Хәйретдинов министрга Табиб йортындагы экспонатлар турында сөйләгәндә.

Минтимер Шәймиев Татарстан новацияләре – һәйкәлләр өстендәге саклагыч корылмалар турында горурланып сөйләде. Шулай итеп, тарихи мирас начар һава шартларыннан сакланачак.

Аннары делегация ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевтан башка Свияжскига китте.

Искәртеп узабыз, РФ мәдәният министры Владимир Мединский кичә Казанга ике көнлек визит белән килгән иде.