Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов KP Chemical компаниясе президенты Хо әфәндене кабул итте

21.04.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов KP Chemical (“КП Кемикал”, Көньяк Корея) компаниясенең яңа президенты Хо әфәнде (элек KP Chemical компаниясе президенты Кии әфәнде иде) белән очрашу уздырды.

Бу - Хо әфәнденең Россиягә, аерым алганда, Татарстанга беренче визиты.

Бүгенге очрашу Хо әфәнденең Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы белән очрашуына һәм аның проект буенча бергәләп эш башлавына багышланган иде.

Шуны да искәртик: “Ак Барс банкы” һәм Кореяның KP Chemical химия корпорациясе арасында хезмәттәшлек турындагы беркетмәгә кул кую кысаларында Татарстан Республикасында полимерлар (полиэтилентерефталат) җитештерү буенча комплекс төзелеше өлкәсендә уртак предприятие төзелгән иде. Беркетмәгә 2007 елның октябрендә кул куелган.

Комплексны урнаштыру урыны буларак “Алабуга” махсус икътисади зонасы билгеләнде.

Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов билгеләп үткәнчә, бүген сүз проект буенча алга таба эш алып бару турында барды.

Очрашуда “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, “Ак Барс банкы” идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, KP Chemical вице-президенты Чой әфәнде катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте