Рөстәм Миңнеханов “Эрнст энд Янг” компаниясенең “акыллы шәһәрләр”не үстерү үзәге башкарма директоры белән очрашты
02.11.2012Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Эрнст энд Янг” компаниясенең “акыллы шәһәрләр”не үстерү үзәге башкарма директоры Вильям Хатчисон белән очршты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Яклар инновацион шәһәрләр төзү өлкәсендә гомуми дөньяви трендлар, Казан-Иннополис инновацион спутник шәһәрне алга этәрү һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Вильям Хатчисонның һәм “Эрнст энд Янг” компаниясенең башка белгечләренең Waterfront Toronto (Канада), Cyberport (Сингапур), Multimedia Super Corridor (Малайзия), i-CANADA ассоциациясе (Канада), Сколково (Россия) кебек халыкара проектлар буенча гамәли тәҗрибәләренә Иннополис төзегәндә ихтыяҗ туачак, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Вильям Хатчисон югарытехнологияләр паркы –Казан ИТ-паркында булды. Технопарк эшчәнлеге белән Роман Шәйхетдинов таныштырды.
Вильям Хатчисон Казанга визиты кысаларында “Казан Кремле” музей-тыюлыгында һәм “Казан” тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексында булыр дип көтелә.