Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Күргәзмәдә Аксубай, Арча, Нурлат, Саба муниципаль районнары, Татпотребсоюз, «ТК «Майский» ҖЧҖ, "Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ филиалы «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Сервис-Агро» ҖЧҖ, «Натуральный продукт» ҖЧҖ, «АгроИнвест»идарә компаниясе ҖЧҖ, «Татагролизинг» АҖ, «Лаишевский рыбозавод» ЯАҖ, «Залесный» агрофирмасы, «Агрохолдинг «Красный Восток» ААҖ продукцияләре тәкъдим ителгән иде.
Сатып алучыларга яшелчә, ит, сыек май, сөт, сырлар, ак май, шикәр комы, он, ярмалар тәкъдим иттеләр.
Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрделәр.
"Казан" агросәнәгать паркы директоры Олег Власов кунакларга авыл хуҗалыгы ярминкәсен күрсәтте.
Ярминкәдә продукцияләрен үзмәшгульләр дә тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов алардан финанс яктан файдалымы, агросәнәгать паркында сәүдә шартлары җайлымы икәнен сорады.
Агропаркта шулай ук социаль акция дә үткәрелде - теләүчеләр сөттән продуктларны (сөт, ак май, эремчек һәм башкалар) сатып алып, махсус суыткычта ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга калдыра алалар.
Рөстәм Миңнеханов та бу хәйрия акциясендә катнашты.