Алексей Песошин “Ел җитәкчесе -2019” республика иҗтимагый конкурсы комиссиясе утырышын уздырды

06.12.2019

ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Ел җитәкчесе -2019” республика иҗтимагый конкурсы комиссиясе утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

“Бүген без “Ел җитәкчесе -2019” республика иҗтимагый конкурсына нәтиҗә ясыйбыз. Быел бездә җиде номинация. Барлыгы конкурста 100 кеше катнаша – икътисадның төрле тармаклары һәм өлкәләренең предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре. 83 җитәкче лауреат исеменә дәгъва кыла. Шулар арасыннан безгә конкурс лауреатларын сайлап алырга кирәк”,- диде Алексей Песошин.

ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев доклад ясады.

Ул искәрткәнчә, 10 номинациядән быел 7 номинация калган. Шулай ук лауреатлар саны да кимегән.

2019 елда конкурс лауреатлары җиде номинация буенча билгеләнә: “Югары конкурентлыкка сәләтлелек өчен”, “Инвестицион активлык өчен”, “Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен”, “Югары социаль җаваплылык өчен”, “Кадрлар потенциалын актив үстергән өчен”, “Кече (урта) бизнес предприятиеләре белән уңышлы идарә иткән өчен”, “Предприятиене цифрлы трансформация өчен”.

Конкурс комиссиясе әгъзалары өчен “Ел җитәкчесе -2019” конкурсының барлык номинацияләренә тәкъдим ителгән кандидатураларны карадылар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.