Рөстәм Миңнеханов 2019 елгы суперлига сезонында Россия чемпионы – чирәмдә хоккей буенча "Динамо-Гипронииавиапром" хатын-кызлар җыелма командасын котлады

06.12.2019

2019 елгы суперлига сезонында Россия чемпионы – чирәмдә хоккей буенча "Динамо-Гипронииавиапром" хатын-кызлар җыелма командасын югары спорт осталыгы, команда рухы һәм уңышларга какшамас ышану лаеклы җиңүгә алып килде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов спортчыларны хөрмәтләү тантанасында хәбәр итте.

Чара Казан Кремлендә узды.

«Хөрмәтле уенчылар, тренерлар, клуб җитәкчеләре! Сезне 2019 елгы суперлига сезонында Россия чемпионы булуыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Югары спорт осталыгы, команда рухы һәм уңышларга какшамас ышану сезне лаеклы җиңүгә алып килде, - диде Рөстәм Миңнеханов. Коллективның, уенчыларның һәм тренерлар составының планлы, максатчан эше нәтиҗәсендә сез икенче мәртәбә пьедесталаның иң югары мактаулы баскычына күтәрелдегез. Авыр һәм нәтиҗәле хезмәтегез өчен сезгә рәхмәтемне җиткерәсем килә».

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Чирәмдә хоккей федерациясе җитәкчелегенә һәм команданың спонсорына («Гипронииавиапром» ҖЧҖ), шулай ук «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенә аерым рәхмәтләрен белдерде.  

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, команданың җиңүләре нәтиҗәсендә республикада чирәмдә хоккей яңа үсеш ала башлады. Татарстанда бу спорт төре белән 1000 кеше шөгыльләнә, шулар арасында 400дән артык хатын-кыз. «Динамо» спорт мәктәбендә 700 бала һәм яшүсмер бу спорт төренең нигезләрен үзләштерә.   

«Сезгә лаеклы алмаш үсә! – диде Рөстәм Миңнеханов. – Ышанам, киләчәктә дә үзегезнең югары спорт казанышларыгыз белән безне сөендерерсез. Сезгә уңышлар, нык сәламәтлек һәм яңа җиңүләр телим!» 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.