Дмитрий Медведев Татарстанда “Иннополис” МИЗын төзү турындагы карарга кул куйды

01.11.2012

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан территориясендә “Иннополис” махсус икътисади зонасын төзү турындагы карарны имзалады. Бу хакта ул бүген торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә капиталь ремонт эшләрен финанслауга багышланган киңәшмәдә “Иннополис” МИЗын төзү турындагы карарны имзаладым”, - дип хәбәр итте.

Билгеле булганча, агымдагы елның сентябрендә Татарстан РФ Икътисади үсеш министрлыгына Казан янәшәсендә “Иннополис” МИЗын төзүгә кагылышлы заявка юллаган иде. Аны ике мәйданда – Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары терииториясендә төзү планлаштырыла. “Иннополис” – Россиядә IT-технологияләр өлкәсенә караган тәүге махсус икътисади зона булачак.