Марат Әхмәтов Татарстан Республикасының Теләче һәм Кама Тамагы районнарында сәфәрдә булып кайтты

19.04.2008

17–18 нче апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасының Теләче һәм Кама Тамагы районнарына барып кайтты. “Сәфәрнең максаты - әлеге районнарда язгы кыр эшләренең барышы белән танышу”, - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Теләче районында министр “Вамин-Татарстан” компаниясенең 1600 баш савымлылар көтүенә исәпләнгән терлекчелек комплексында булды. М.Әхмәтов бозауларны асрауның салкын методы кулланыла торган терлекчелек бинасын карады. Терлекчеләр белән әңгәмә вакытында аграр ведомство башлыгы мөгезле эре терлекнең баш санын арттыруга һәм табыш керү чыганагы булган нәселлелек эшенә тагы да ныграк игътибар бирергә тәкъдим итте. Район хуҗалыгы җитәкчеләре белән әңгәмәсендә М.Әхмәтов игътибарны язгы чәчүне агротехника чараларын саклаган хәлдә сыйфатлы үткәрүгә юнәлтте. 18 нче апрельдә М.Әхмәтов Кама Тамагы районындагы “Алтын башак” холдингы составына керә торган “Теньков” һәм “Кама Тамагы” агрофирмаларында булды. М.Әхмәтов уҗым культураларының торышы, дым каплату эшенең сыйфаты, бөртеклеләрне һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән өстәмә тукландыру белән кызыксынды Чәчүлекләрне карауга министр аеруча зур игътибар бирде. Сәфәренә йомгак ясап, М.Әхмәтов республикада, гомумән алганда, уҗым культураларының начар кышламауларын билгеләп үтте. Быелгы елда да мул уңыш җыеп алыначагы турында хәзердән үк әйтергә мөмкин. Министр шулай ук язгы чәчү эшләренең темпын киметергә ярамавына – чәчү кампаниясен иң уңайлы срокларда төгәлләргә кирәклегенә басым ясады.
"Татар-Информ"