Рөстәм Миңнеханов РФ Икътисади үсеш министрлыгы коллегиясендә катнашты

31.10.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Икътисади үсеш министрлыгының “Чит ил дәүләтләрендә Россия Федерациясе сәүдә вәкиллегенең яңа йөзен формалаштыру”га багышланган коллегиясендә катнашты. Коллегия утырышын РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов үткәрде.

Игорь Шувалов коллегия утырышын ачып, Россиянең сәүдә вәкиллекләре системасы эше күптән тәнкыйтькә тотыла, кагыйдә буларак, бу гадел тәнкыйть, дип билгеләп үтте. Сүз нәтиҗәле эшләп килүче төгәл сәүдә вәкиллекләре турында түгел, ә гомуми система хакында бара.

Моның белән бәйле рәвештә, ил җитәкчелегенә Россиягә чит илдә сәүдә вәкиллеге системасы кирәкме, аларның өлеше һәм миссиясе нидә, система нәтиҗәле эшләсен өчен нәрсә эшләргә кебек сорауларга җавап бирергә кирәк булачак, дип белдерде Игорь Шувалов.

Коллегия утырышында 2012-2016 елларда Россия Федерациясе сәүдә вәкиллегенең яңа йөзен формалаштыру концепциясе проекты каралды.

ТР Президенты матбугат хезмәте