Аркадий Дворкович Чаллы предприятиеләрендә булды
31.10.2012Татарстанга эш сәфәре белән килгән РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович Чаллы предприятиеләрендә булды. Ул ТР Премьер-министры Илдар Халиков, вице-пермьер - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Автошәһәр мэры Васил Шәйхразиев һәм башка рәсми затлар озатуында авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләрендә булды.
Иң элек А.Дворкович ТР Тукай районының Новотроицки авылында орлыклар җитештерү буенча яңа заводта булды. Завод узган елның июнендә төзелә башлаган иде, хәзер биредә елына 60 мең тонна югары сыйфатлы орлык җитештерелә, аларны куллану республикада бөртеклеләр уңышын 15 проценттка арттыру мөмкинлеге бирә.
Аннары кунаклар Татарстанда кош ите җитештерүче лидер “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ ндә булды.