Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов JFR Co., Ltd компаниясе (Япония) җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда JFR Co. Ltd баш башкарма директоры, нигез салучысы Хироши Миязаки, JFR Co. Ltd үсеш директоры Нобумитсу Акай, JFR Co. Ltd Россиядә бүлендек компаниясе башкарма директоры Руслан Наумов һәм башкалар катнашты.
Искәртик, Япония делегациясе Татарстанда 30 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр эш сәфәрендә. Делегация әгъзалары «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булды, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КХТИ), Казан федераль университеты, «Татхимфармпрепараты» һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерлык җәмгыятьләре белгечләре белән очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрде инде.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Россия төбәге буларак Татарстанга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Россия-Япония мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, төбәк соңгы елларда Япония белән төрле өлкәләрдә нәтиҗәле хезмәттәшлек алып бары.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, JFR Co., Ltd халыкара биотехнологик компаниясе хайваннар һәм кешеләр өчен пробиотиклар, шулай ук терлекчелек биналарыннан агып чыккан пычрак суларны чистарту буенча махсус системалар җитештерү һәм протеин күләме югары булган терлек азыгының үзләштерелүчәнлеген арттыра торган технологияләр төзү белән шөгыльләнә.
Бу - JFR Co., Ltd һәм Syngen Biotech компанияләре вәкилләренең бер ел эчендә республикага ясаган өченче визиты. Алдагы сәфәрләрдә шул исәптән КФУ белән хезмәттәшлек турында меморандум төзелде. JFR Co., Ltd компаниясе Россиядәге беренче офисын Казанда ачарга ниятли.