Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1 декабрьдәге һәлакәткә бәйле рәвештә Забайкалье крае Губернаторы Александр Осиповка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

02.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның 1 декабрендәге Сретенск районындагы һәлакәткә бәйле рәвештә Забайкалье крае Губернаторы Александр Осиповка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

«Хөрмәтле Александр Михайлович! Татарстанлылар, шәхсән үз исемемнән Забайкалье краеның Сретенск районында булган автобус һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын чын күңелемнән уртаклашам, барлык зыян күргәннәргә тиз арада терелүләрен теләвебезне җиткерүгезне үтенәм.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.