Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары белән республика башкарма хакимият органнарының уртак тырышлыгы шактый яхшы нәтиҗәләр бирә"
30.10.2012ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатлар белән республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итү мәсьәләсенә багышланган чираттагы киңәшмәне үткәрде. Бу юлы очрашу республика парламентында узды.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин Россия парламентында түбән палатагадагы Татарстан депутатлары эшенә югары бәя биргән.
ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 9 ай нәтиҗәләре буенча Татарстан икътисадына федераль акчалар җәлеп итү эшләре барышы хакында белдерде.
Фикер алышуда Дәүләт Думасы депутатлары финанслашу шартларында гына төбәкләгә субвенцияләр бүлеп бирергә әзер булган федераль ведомстволар таләпләренә җитди игътибар бирде. Аерым очракларда 30 процентка 70 процент чагыштырмасы турында сүз бара, төбәкләр җилкәсенә чыгымнарның зур өлеше төшә. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, республика министрлыкларына ашыгыч рәвештә 2013 елгы ТР бюджеты проектына төзәтмәләр кертү зарур, бу Думадагы Татарстаннан депутатлар финанслашу шартларында федераль казнадан субвенцияләргә дәгъва белдерә алсын өчен кирәк.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук республиканың кайбер муниципаль берәмлекләре тиешле документларны вакытында тапшырмау сәбәпле, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды программасында катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырулары хакында белдерде. Бу мәсьәлә буенча оештырылган эшче төркемгә һәм тармак министрлыгына бу кисәтүне истә тотып вәзгыятне төзәтү йөкләнде.
Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Дума хезмәттәшләрен 2-3 ноябрьдә Казанда узачак “Становление новой федеративной России: опыт конституционного законотворчества Республики Татарстан” дип аталган халыкара һәм фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакырды.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән эш итү бүлеге