Рөстәм Миңнеханов Космонавтлар әзерләү үзәге җитәкчесе белән очрашты
30.10.2012Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ю.Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәге җитәкчесе, Россия Герое, Советлар Союзы Герое Сергей Крикалев белән очрашты. Анда ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Альберт Гыйльметдинов катнашты.
Очрашуда Сергей Крикалев Рөстәм Миңнехановка Космонавтлар әзерләү үзәге эшчәнлеге, шулай ук пилотаж авиация төркемнәрен әзерләү хакында сөйләде. Яклар ТР вузларының Космонавтлар әзерләү үзәге белән хезмәттәшлек итү мөмкин булган юнәлешләр буенча фикерләште.
ТР Президенты матбугат хезмәте