Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Нижнекамскнефтехим” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты

18.04.2008

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Нижнекамскнефтехим” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты.

Предприятие акционерлары еллык отчетны, бухгалтерлык исәп-хисап документларын, шул исәптән табышлар һәм чыгымнар турындагы хисапларны, финанс елы нәтиҗәләре буенча табыш бүленешен расладылар. 2007 ел йомгаклары буенча дивидендлар номиналы 1 сум торган һәрбер гади һәм өстенлекле акцияләргә 0,6715 сум исәбеннән түләнәчәк. Дивидендларны түләү срогы - акционерларның еллык гомуми җыелышы тарафыннан түләү турындагы карар кабул итүдән соң 12 ай.
Дивидендлар түләүгә барысы чиста табышның 30 % ы яки 1,229 млрд. сум акча юнәлдереләчәк.
Компания аудиторы буларак Прайсвотерхаус Куперс Аудит” ЯАҖ расланды.
Акционерлар җыелышы “Нижнекамскнефтехим” ААҖ нең яңа редакциядәге уставын һәм 2008 елга Директорлар советының чыгым сметасын раслады. “Нижнекамскнефтехим” ААҖ Директорлар советы түбәндәге составта билгеләнде: “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов; “Нижнекамскнефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин; Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гыйззәтуллин; “Газпромтрансгаз Казан” ҖЧҖ енең генераль директоры Рәфкатъ Кантюков; генераль директорның беренче урынбасары - “Татнефть” ААҖ нең нефть һәм нефть продуктларын куллану буенча идарә башлыгы Наил Маганов; “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы Айдар Метшин; IPCO-TRADING S.A. ның башкарма директоры Желько Милич; “ТАИФ” ААҖ нең нефть химиясе һәм нефть эшкәртү буенча генераль директоры урынбасары Владимир Пресняков; “Раппопорт һәм партнерлар” адвокат конторасының идарәче партнеры Александр Раппопорт; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының нефть-газ-химия комплексы мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы (дәүләт вәкиле - тавыш бирүдән тыш) Ринат Сабиров; “ТАИФ” ААҖ нең икътисад һәм финанс буенча генераль директоры Гүзәлия Сафина.
2007 елда “Нижнекамскнефтехим” ААҖ ндә 55 млрд. сумнан артык товар продукциясе җитештерелгән. Бу - узган ел белән чагыштырганда, 12 % ка артык дигән сүз. Продукция сатудан кергән акча 58,6 млрд. сум тәшкил итә, чиста табыш – 4,1 млрд. сум. Барлык дәрәҗәләрдәге бюджетка 5,8 млрд. сум акча күчерелде. Яңа хлорметиллы компрессор һәм полимерлаштыруның 7 нче системасы эшләтеп җибәрелде, хосусый энергия чыганагы - ГТУ-75 когенерацияли торган газ турбинасы җайланмасы сафка бастырылды, литий катализаторы ярдәмендә полибутадиен каучук (СКД-Л). җитештерелә башлады. Полиуретан системалары ясау өчен кулланыла торган гади полиэфир эшләп чыгару үзләштерелде. Полимер ясау чисталыгында булган гексен-1 кулланучыларга җибәрелә башлады. Этилен комплексын үзгәртеп кору һәм полистирол җитештерүнең өченче линиясе буенча эшләр дәвам иттерелде. “Нижнекамскнефтехим” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышыннан соң, гадәттәгечә, яңа составта Директорлар советының беренче утырышы үткәрелде.
Директорлар советының яңа составы Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның тәкъдимен хуплады һәм Директорлар советы рәисе итеп яңадан Альберт Шиһабетдиновны сайлады, шулай ук “Нижнекамскнефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгинның вәкаләтләрен раслады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте, “Нижнекамскнефтехим” ААҖ матбугат хезмәте