Рөстәм Миңнеханов Забайкалье краендагы юл һәлакәтенә бәйле рәвештә кайгыларын уртаклашуын белдерде

01.12.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Забайкалье краендагы һәлакәттә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашуын белдерде, шулай ук зыян күргәннәргә тиз арада терелүләрен теләде.  

Искәртәбез, Забайкалье крае Администрациясенең рәсми сайты белешмәләренә караганда, 40 пассажир утырткан пассажир автобусы, юлдан читкә чыгып, Куэнга елгасы күпереннән егылып төшкән. 19 кеше, шул исәптән ике автобус йөртүче һәлак булган. 21 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнгән.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте