Рөстәм Миңнеханов WorldSkills-2019 дөнья чемпионаты тәҗрибәсен илнең җыелма командасының Санкт-Петербургта EuroSkills-2022дәге чыгышы өчен куллануны тәкъдим итте

29.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2019 елда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.   

Чара Мәскәүдә узды.

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Алексеевна Голикова алып барды.

Утырыш барышында Казанда 2019 елда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына йомгак ясалды, дөнья чемпионаты мирасы программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Казанда 2019 елда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына йомгаклар турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, һөнәри осталык дөнья чемпионатын уздыру хокукын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның абруе нәтиҗәсендә яулау мөмкин булды һәм киләчәктә федераль үзәк, барлык юнәлеш министрлыклары һәм ведомстволары зур ярдәм күрсәтте.   

Без Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән тыгыз элемтәдә һәм нәтиҗәле эшләдек, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.  

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Яшь профессионаллар (WorldSkills Россия)» берлеге профессионализмын һәм эшен дә мактап телгә алды.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Казандагы чемпионатны әзерләгәндә һәм уздырганда Сан-Паулуда һәм Абу-Дабида алган тәҗрибә дә бик ярдәм итте (2017 елда Абу-Дабида WorldSkills чемпионаты).

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, чемпионат өчен «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге махсус төзелде

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, чемпионат кысаларында «Казан Экспо»га 270 меңләп кеше килде - 88 илдән. Абу-Дабида исә WorldSkills 2017 чемпионатына 150 меңләп кеше килгән.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатын әзерләүдә һәм уздыруда гаять зур тәҗрибә тупланган, һәм аны илнең җыелма командасының Санкт-Петербургта EuroSkills-2022дәге чыгышы өчен кулланырга кирәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.