Казанга “ЛУКОЙЛ” ААҖ президенты Вагит Алекперов килде
30.10.2012Бүген Татарстан башкаласына “ЛУКОЙЛ” нефть компаниясе” ААҖ президенты Вагит Алекперов килде. “Казан” Халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
Вагит Алекперов Казанга визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән Свияжски утрау-шәһәрчегенә барачак, IT-парк эшчәнлеге белән танышачак. “ЛУКОЙЛ” ААҖ президенты “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “РИТЭК” һәм “ЛУКОЙЛ”ААҖ хәйрия фонды социаль һәм мәдәни проектларының III конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте