Равил Моратов экология куркынычсызлыгы, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик тотрыклылык буенча ведомствоара комиссия утырышын үткәрде

29.10.2012

Бүген ТР Министрлар Кабинетында беренче тапкыр Хөкүмәт дәрәҗәсендә уздырылган республикада экологик куркынычсызлык, табигать байлыкларыннан файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия утырышында табигатьтәге тереклек ияләренә кагылышлы чыгышлар да булды.

Татарстанда хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарә башлыгы Дмитрий Иванов, идарә республикада балыкчылык туризмын җәелдерү, экологик белемне күтәрү буенча балык тотучыларның вәкаләтле җәмәгатьчелеге белән сөйләшүләр алып бара, су өслекләрендә браконьерларны каптыру буенча күзәтчелек эше гамәлдә, андыйларны күргәннәр SMS-хәбәр белән тиешле урынга белгертә ала, дип белдерде.

Моннан тыш, республикада 25 мең аучы теркәлгән. Алар бит армия диярлек, барысы да мылтык күтәреп табигатькә чыкса, бер исән җан иясе калмас, димәк, сезнең эшегез гаять күп һәм, кабан дуңгызлары арткан, фәләннәр күп үрчегән, дигәннәргә иярмичә, бик уйлап эш итү таләп ителә, дип киртләп куйды әлеге комиссия рәисе - ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов.

Россия балыкчылылыгының Урта Идел территориаль идарәсе ТР буенча сулыклар биологик ресурслары дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм сакчылыгы бүлеге башлыгы Александр Шельников, сулыкларда тулы контроль өчен законнар җитеп бетми, дип белдерде. Р.Моратов исә гамәлдәге законнар кысаларында нәтиҗәле эшләргә өйрәнергә кушты. Баксаң, республика буенча нибары 15 инспектор булып, аларның да 5се Казанда икән. Республиканың ведомствоара комиссиясе рәисе Равил Моратов кызыксынып, ә алар башкалада нишли, дигәненә, андый-мондый хәл чыкса, оператив төркем булып бара, диде А.Шельников. Җир өсте, су транспорты булмаган килеш бик әллә кая барып җитә алмыйсыздыр, әкият сөйләмәгез, иң отышлысы, Казанга ябышып ятмаска, мәсьәлә-вазгыять районнарда яхшырак күренә ул, шулай булгач, инспекторлар муниципаль районнарга теркәлгән булсын, дип кырт кисте.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы