Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвестхолдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде

28.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган "Татнефтехиминвестхолдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында республиканың нефть-газ химиясе тармагының актуаль мәсьәләләре каралды. 

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Россия фәннәр академиясе Себер бүлегенең Г.К. Боресков ис. Катализлар институты "Татнефть" компаниясе белән Россиядә нефть эшкәртү тармагына кызыклы булган ике перспектив юнәлеш буенча тикшеренүләр алып баралар. Бу авыл хуҗалыгы калдыкларыннан октан күрсәткечен арттыручы өстәмәләр синтезы һәм дизель ягулыгының кышкы һәм арктик маркаларын җитештерү өчен катализаторлар. Әйтик, кукуруз сабагыннан, көнбагыш кабыгыннан ясалган өстәмәләргә ихтыяҗ бар, диде институт директоры урынбасары Александр Носков. Үрнәк өчен җайланманы ясап карау планлаштырыла. Аны аннан елына 10-15 меңәр ясап булачак. 

Рөстәм Миңнеханов институтка шулай ук агач эшкәртү калдыкларын куллану мөмкинлеген өйрәнергә тәкъдим итте - бу өлкәдә калдык күләмнәре зур һәм алар ел фасылына бәйле түгел. 

Катализаторларны "ТАНЕКО" нефть заводында  җитештерү тәкъдим ителә. 

Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Адуллаҗанов Татарстанда циркуляр (калдыксыз) икътисадны гамәлгә кертү мөмкинлекләре турындагы доклад белән чыгыш ясады. Әлеге тема Татарстан Президентының 2019 елның июнь аенда Финляндиягә кылган визитында күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов анда шул темага кагылышлы махсус күргәзмә белән танышты. 

Чималны һәм продуктларны калдыксыз кулланып, яңадан куллануга кертү турында сүз бара. Бу экология өчен файдалы. 

КДЭУ нигезендә Татарстан-Финляндия циркуляр икътисады үзәге булдырыла. диде ректор. 

"Бөтен дөнья бу юнәлешне сайлады, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм үзәк эшчәнлеген хуплады. Ул партнерларны билгеләп, программаны әзерләргә йөкләде. 

«РУС Вольфтанк Энерджи Интернешнл Ко» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Жуков тулы цикл резервуарларын эксплуатацияләүнең интелектуаль системасын тәкъдим итте. Әлеге система нефть агып чыгу очракларын һәм рөхсәтсез куллануны ачыклый. 

Рөстәм Миңнеханов компаниянең "Алабуга" МИЗ резиденты булу теләген хуплады. 

 Nettle компаниясенең бизнес-аналитигы Роман Новиков нефть җитештерү заводлары һәм ятмаларының цифрлы 3D моделен булдыру технологиясен тәкъдим итте. Әлеге технология заводларда хезмәткәрләрне өйрәтү өчен кулланыла ала. ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов компаниягә Иннополис резиденты булырга тәкъдим итте. 

Рөстәм Миңнеханов Иннополис һәм  Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән багланышлар булдырырга тәкъдим итте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" мәгълүмат агентлыгы материаллары файдаланылды