Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының Россиядәге Гадәтән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Витезслав Пивонька белән очрашты

28.11.2019

Чехия Республикасының Россиядәге Гадәтән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Витезслав Пивонька белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Агросәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында, шул исәптән товар әйләнеше мәсьәләләре турында сөйләшенде. 

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Ваһитов катнаштылар. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.