Рөстәм Миңнеханов Росмолодежь башлыгы Александр Бугаев һәм Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий белән очрашты

28.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росмолодежь башлыгы Александр Бугаев һәм Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнаштылар. 

Ялкар төбәктә дәүләт яшьләр сәясәте мәсьәләләре, яшьләр берлекләренең конкурс һәм грантлар алуда катнашулары, карьера үсешендә социаль лифтлар турында сөйләштеләр. 

Искәртик, Казанда бу көннәрдә Яшьләр коммерцияле булмаган оешмаларының Бөтенроссия кадрлар мәктәбе уза. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.