Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды

28.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   

Утырышта компаниянең 2019 елның тугыз ае эчендәге бюджетын үтәү йомгаклары каралды, декабрь аена бюджеты расланды. Директорлар советы 2020 елга «Татнефть» ГАҖнең түләү чаралары йөрешенең фараз бюджетын раслады.

Утырышта катнашучылар нефть-газ химиясе комплексын төзү проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңладылар. Тольяттида быел «Татнефть» төркеме составына кергән нефть химиясе җитештерүләрен үстерү мәсьәләсе дә кузгатылды. Тольятти  предприятиеләренең нефть химиясе комплексының җитештерү процессларына интеграцияләнүе алынган активларның синергетик нәтиҗәлелегенә ирешүен тәэмин итә.

Утырышта катнашучылар 2020 елга «Разведка и Добыча» бизнес-юнәлеше эшчәнлегенең фараз күрсәткечләре турында фикер алыштылар. «РиД» блогы киләсе елда, «СВН-3200» стратегик проектын гамәлгә ашыруны дәвам итеп, нефть чыгаруны 29,5 млн тоннага җиткерергә ниятли.   

Директорлар советы «Татнефть» ГАҖ Идарәсе составын үзгәртү турында да карар кабул итте. Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.


"Татнефть" ГАҖ Матбугат хезмәте