Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Гомумроссия “Россиянең компьютер спорты федерациясе” иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

27.11.2019

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Гомумроссия “Россиянең компьютер спорты федерациясе” иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документны ТР Премьер-министры Ләйлә Фазлыева һәм Гомумроссия “Россиянең компьютер спорты федерациясе” иҗтимагый оешмасы президенты Дмитрий Смит имзалады.

Хезмәттәшлек кысаларында төп чараларның берсе Казанда киберспорт буенча ачык Россия кубогы гранд-финалын уздыру булачак, ул 2019 елның 14-15 декабрендә Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусы мәйданчыгында узачак.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте финалны уздыру өчен төбәкнең инфраструктура мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәк.

“Россиянең компьютер спорты федерациясе халыкара ярышларның финалын Мәскәүдә генә түгел, бәлки илебезнең төп төбәкләре башкалаларында уздырырга омтыла. Финалның Казанда узуы белән без бик бәхетле. Без бергә матур спорт вакыйгасын оештыра алабыз дип ышанам”, - дип билгеләде Дмитрий Смит.

“Татарстан өчен халыкара ярышларның республика территориясендә узуы бик мөһим, чөнки ул бүгенге дөнья киңлекләре үсеше белән танышырга, чаралар уздыру идеяләре һәм технологияләре тәҗрибәсен үзләштерергә, үзебездә тупланган тәҗрибәләр белән уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк”,- дип белдерде Ләйлә Фазлыева.   

Финалда катнашучылар Кубок өчен программаның Dota 2, Clash Royale төрләрендә, шулай ук Counter-Strike буенча махсу турнирда  Global Offensive төрендә көрәшәчәкләр.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.