Бүген Казанга ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов эш сәфәренә килде.
«Казан» аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Килүгә үк Игорь Шувалов, Рөстәм Миңнеханов белән бергә, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенә юнәлде, анда яңа мәйданчыкның структур мөмкинлекләре белән танышты, залларның һәм күргәзмә павильоннарының масштабларын һәм җиһазландыру дәрәҗәсен бәяләде.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең эшчәнлеге һәм аны киләчәктә үстерү турында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, «Казан-Экспо» ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев сөйләде.
«Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КАБО генераль директоры Азат Кадыйров 2019 елда WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын кабул итү турында мәгълүмат бирде.
Игорь Шуваловка Илһам Шакиров исемендәге 3 мең урынлык концерт залын да күрсәттеләр.
Казанда чакта Игорь Шувалов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак, аның барышында ВЭБ.РФ һәм Татарстан Республикасының уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.