Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды

27.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының (КФУ) 215 еллыгы уңаеннан уздырылучы вәкиллекле органнарының киңәйтелгән утырышында катнашты.

Утырыш студентларның «Гаудеамус» гимны белән башланып китте. Кереш сүз белән КФУ ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты вәкиллекле органнары әгъзаларын университетка нигез салуның 215 еллыгы белән котлады.

Ул искәрткәнчә, бу көнне күренекле галимнәр Николай Лобачевский, Михаил Нужин, Николай Зинин, Александр Бутлеров, Евгений Завойский, Сергей Альтшулер исемнәрен аерым бер горурлык белән искә алалар.

«Казанның һәм республикабызның тарихын аның төп фәнни-мәгариф комплексыннан – университетыннан башка күз алдына да китерүе мөмкин түгел, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу биналарда бер генә көн дә уку процессы һәм фәнни мәктәпләр эше туктап тормаган. Хәтта кырыс инкыйлаб, Беренче бөтендөнья сугышы, Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы елларында да».

Рөстәм Миңнеханов университетның профессор-мөгаллим составының һәм техник персоналының өлкән буынына аерым рәхмәт сүзләрен әйтте.  

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Казан университеты үсешенең бүгенге дәвере аның матди-техник базасын ныгыту, мәгарифтә һәм фәндә яңа юнәлешләр үзләштерү, халыклара багланышларны киңәйтү буенча масштаблы проекталар белән характерлана.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, болар бар да федераль үзәк һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ярдәме, шулай ук юнәлеш федераль министрлыклары һәм ведомстволары ярдәме белән мөмкин булды.

Татарстан Президенты тагын Казан федераль университеты мөгаллимнәренә, хезмәткәрләренә, студентларына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм югары уку йортына Россия һәм бөтендөнья мәгарифе өлкәсендә уңышлар теләде.   

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, югары уку йорты республика тарафыннан тулысынча аңлауга һәм ярдәмгә өмет итә ала.   

Аннары Казан федераль университетына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшыру тантанасы булды.    

Рөстәм Миңнеханов шулай ук югары уку йорты хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен – «Фидакарь хезмәт өчен» медален, «Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе», «Татарстан Республикасы югары мәктәбенең Атказанган хезмәткәре» мактаулы исемнәрен бирде.

Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары Марина Боровская КФУ хезмәткәрләренә Россия Федерациясе дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.