Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы ачылды.
Парламентарийлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы көн тәртибенә 45 мәсьәлә расладылар.
Икенче укылышта чыгарылган берничә закон проекты арасында «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» һәм «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри иминият фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы законнары проектлары да каралачак.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнаша.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып бара.
Утырыш турында төгәлрәк Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтында http://gossov.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/184.htm