Рөстәм Миңнеханов һәм Huawei компаниясе вице-президенты Эми Линь ханым мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар

27.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Huawei компаниясе вице-президенты Эми Линь ханым белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Huawei белән мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды.  

Искәртәбез, бүген Татарстан «Хуавэй» белән берничә юнәлештә хезмәттәшлек итә. Иннополис Университеты, КФУ, КГТУ-КАИ белән проект хезмәттәшлеге буенча контрактлар төзелгән. Иннополис Университеты базасында 5G буыны челтәренең сынау зонасы ачылган. Моннан тыш, КФУда «Хуавэй» академиясе ачылган һәм эшли.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан бүген Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Без «Хуавэй» белән хезмәттәшлекне үстерүгә шатбыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Эми Линь ханымның Татарстанга эш сәфәре хезмәттәшлекне киләчәктә дә ныгытырга ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерде.   

Казанга бу эш сәфәре кысаларында Huawei компаниясе вице-президенты КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында булган, цифрлы трансформация форумында катнашкан, шулай ук ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм башкалар белән очрашкан.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.