Рөстәм Миңнеханов Финляндия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала белән очрашты

27.11.2019

Татарстан Республикасы белән Финляндиягә товар әйләнешен активрак арттырырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Искәртәбез, Финляндия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала җитәкчелегендәге фин делегациясе Казанга Фин мәдәнияте көннәрен ачу да катнашу өчен килгән. Моннан тыш, фин партнерлары Казанда вакытта «Finnish Business in Kazan» B2B очрашуын, «Циркуляр икътисад» матбугат конференциясен һәм башка чаралар оештырачаклар. 

Бүген Илче әфәнде белән очрашуда Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Сезгә республикага игътибарыгыз өчен рәхмәтлебез. Ул белдергәнчә, Россия белән Финляндия арасындагы мөнәсәбәтләр актив үсәчәк һәм Татарстан төбәк дәрәҗәсендә аларны ныгыту өчен күп эшләр башкара. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, ул берничә мәртәбә Финляндиядә булган, һәм барлык вивзитлар да югары дәрәҗәдә барган. Соңгы мәртәбә июль аенда ул Финляндиянең Икътисад министры Мика Линтиля белән очрашкан.

«Финляндия – Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларыннан берсе, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Кызганычка каршы, товар әйләнеше беркадәр кимегән һәм аны активрак арттырырга кирәк».

Үз чиратында Финляндия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала билгеләп үткәнчә, фин һәм Татарстан компанияләре үзара хезмәттәшлектә бизнесны үстерә һәм яхшы нәтиҗәләргә дә ирешә алырлар иде.

Финляндиянең Россиядәге Илчесе шулай ук хәбәр иткәнчә, алар «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә булганнар, үзәк алар күңелендә уңай тәэсирләр калдырган.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.