Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентта Үзбәкстан Президенты Шәфкать Мирзиеев белән очрашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда ике көнлек эш сәфәрендә.
Бүген үк Ташкентта «Үзбәкстан - Татарстан» эшлекле форумы узды. Аннары Татарстан делегациясе Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Шәфкать Мирзиеев белән әңгәмәләште. Алар Үзбәкстан белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Шәфкать Мирзиеевка очрашу мөмкинлеге һәм ике яклы мөнәсәбәтләргә зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.
«Бу сәфәребез безнең хезмәттәшлеккә мөһим импульс бирде. Безнең үзара товар әйләнеше яхшы темплар белән үсә. Безнең өчен делегацияләр алмашу, бер-беребезнең мөмкинлекләрен өйрәнү әһәмиятле, үзара товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр китереп тору күләмнәрен һәм номенклатурасын арттырырга тырышырга кирәк», - диде Татарстан Президенты.
Үзбәкстан Президенты Шәфкать Мирзиеев ассызыклаганча, бүген ике тугандаш халыкның рухи кардәшлеген дә активрак кулланырга кирәк. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанны ул еш кына үрнәк итеп куя һәм Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсенең тәҗрибәсен өйрәнергә өнди. Соңгы 3 ел эчендә Республику Татарстан Үзбәкстан Республикасыннан төрле дәрәҗәләрдәге һәм төрле эшчәнлек юнәлешендәге 30лап делегация Татарстан Республикасында булган.
Азакта Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Президенты Шәфкать Мирзиеевны Татарстан Республикасына килергә чакырды.