Казанда Россия Федерациясе Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты тикшерү органнары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе үтә

17.04.2008

Бүген Казан ратушасында Россия Федерациясе Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты тарафыннан Идел буе федераль округына керә торган Россия Федерациясе субъектлары буенча Россия Федерациясе Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты тикшерү органнары җитәкчеләренең беренче мәртәбә семинар-киңәшмәсе үткәрелә. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов һәм Россия Федерациясе Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты рәисе урынбасары, юстициянең I класслы дәүләт киңәшчесе Юрий Нырков катнаша.
Семинар кысаларында 2008 елның 1 нче кварталында Идел буе федераль округының Россия Федерациясе Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты тикшерү органнарының эшенә йомгак ясала һәм эш нәтиҗәләрен күтәрү чаралары турында фикер алышулар була.
Сәламләү сүзләре белән чыгыш ясап, Равиль Моратов, гражданнарның һәм бизнесның куркынычсызлыгы турында сүз барганда, әлеге чараның мөһим булуын билгеләп үтте.
“Тәртип саклау органнарының җайга салынган эше аркасында, Татарстан югары күрсәткечләргә иреште. Республика тәртип саклау органнарының бердәм эшен аеруча күрсәтә торган билге аларның принципиаль булуында чагылыш таба. Без күләгәле табышларны ачыклауда һәм коррупция белән көрәштә тәртип саклау органнарының зур ярдәмен тоябыз. Коррупция ул – икътисадның сәламәт тәнен ашый торган күгәрек”, - диде ул.
Үзенең чыгышын йомгаклап, Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры семинарда катнашучыларга уңышлар һәм нәтиҗәле эш теләде.
Юрий Нырков сүзләренә караганда, 2008 елның 1 нче кварталына Россия Федерациясендә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, җинаятьләр 7,5 процентка кимрәк теркәлгән. Идел буе федераль округында – 9,3 процентка кимрәк. Шулай булуга да карамастан, округта 81 меңнән артык җинаять ясалган. Шуның белән бергә әлеге шартларда җинаятьчелек Татарстан Республикасында 1,8 процентка арткан.
“Шул факт исә аеруча борчу тудыра: җинаятьчелек гомумән алганда кими барса да, авыр җинаятьләрнең тоткан урыны арта бара. Бу арту 4 процент тәшкил итә. Шундый ук хәл округның барлык субъектларында да күзәтелә”, - диде Юрий Нырков.
Узган елның 3 аена Россия Федерациясендә 5517 үтереш һәм үтерергә омтылыш теркәлгән, ягъни 6,5 процентка кимү күзәтелгән. Идел буе федераль округында әлеге төр җинаятьләр саны 5 процентка кимегән: 1051 үтереш һәм үтерергә омтылыш теркәлгән.
Узган елның 3 аена Россия Федерациясе территориясендә 12 меңгә якын аңлы рәвештә эшләнгән авыр формадагы сәламәтлеккә зыян салу очрагы теркәлгән, округта – 2 меңнән артык. Бу җинаятьләр саны, узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда, нибары 0,5 процентка кимегән. Киров өлкәсендә әлеге күрсәткеч - 4 процентка, Саратов өлкәсендә - 6 процентка, Оренбург өлкәсендә - 12 процентка, Татарстанда – 16 процентка, Удмурт Республикасында – 18 процентка, ә Чувашиядә 36 процентка арткан.
Анализ ясала торган чорга Россия Федерациясендә 1400 көчләү һәм көчләүгә омтылыш теркәлгән. Әлеге төр җинаятьләрнең саны кимү күзәтелгән, ләкин нибары 10,1 процентка гына. Ә Идел буе федераль округында 341 көчләү булган, кимү бары тик 3,1 процентны күрсәтә. Ләкин өч төбәктә, Нижгар өлкәсендә - 24 процентка, Удмуртиядә - 100 процентка әлеге җинаятьләрнең саны арту билгеләнгән.
3 айга Идел буе федераль округында дәүләт хакимиятенә, дәүләт хезмәте һәм җирле үзидарә хезмәте органнарындагы хезмәт мәнфәгатьләренә каршы 2376 җинаять ачыкланган. Арту 6,2 процент тәшкил иткән. Шуның белән бергә Башкортстан Республикасы һәм и Нижгар өлкәсендә үсеш 41 процент тәшкил иткән, ә Татарстанда – 62 процент.
Идел буе федераль округында ачыкланган ришвәтчелек факты 1 процентка артты. Барлыгы 1009 җинаять теркәлгән. Татарстан Республикасында – 43 процентка, Ырынбур өлкәсендә - 49, ә Киров өлкәсендә - 149 процентка үсеш күзәтелгән.
“Бу уңайдан шуны билгеләп үтәргә кирәк: ришвәтчелекне ачыклау очракларының саны арту әлеге төр җинаятьчелек белән көрәшнең көчәюен дәлилләргә мөмкинлек бирә, шуңа күрә без күздә тотылган процессны аның үсешендә игътибар белән өйрәнәчәкбез”,- диде Юрий Нырков.
"Татар-Информ"