Зөядә катлаулы авырулар кичергән балалар өчен сәламәтләндерү үзәге барлыкка киләчәк

19.10.2012

Бүген Зөядә Россиядә беренче булган онкология һәм башка катлаулы авыруларны кичергән балалар өчен сәламәтләндерү үзәген төзү проектын тәкъдим итү булды.

Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, сәламәтлек министры Айрат Фәррахов, А.Вавилова исемендәге фонд рәисе Владимир Вавилов, "Зөялеләр" иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты.

Бу чара өчен, махсус рәвештә Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк килгән, ул "Утрау" хәйрия фондының попечительләр советы рәисе булып тора.

Проект хәйрия фонды акчаларына тормышка ашырыла, Минтимер Шәймиев булышлык күрсәтә. Бу эш өчен, зөялеләр утрауның иң матур җирендә урнашкан бинаны биргәннәр.

Кунаклар аны карадылар. Сәламәтләндерү үзәге XIX гасырда төзелгән һөнәрчелек училищесы бинасында урнашачак. "Зөялеләр" иҗтимагый оешмасы вәкилләре монда сентбрьда өмә уздырганнар.

Бу бинаны торгызу эшләрен кыш көне башлау планлаштырыла.

Проектны тәкъдир итеп, инициаторларның берсе Андрей Силкин бу бинаның катлаулы авырулар кичергән балаларга багышлануын әйтте.

Владислав Третьяк бу беренче проектның Татарстанда тормышка ашырылуы юкка гына түгеллеген, ТРның уңышлы үсә торган төбәк булуын билгеләде.

Владимир Вавилов бу үзәк авыру балалардан тулы күләмдә җәмгыять вәкиле ясарга мөмкинлек бирәчәген әйтте.

Айрат Фәррахов үзәк хастаханәне хәтерләтмәячәген, ләкин монда балаларга күрсәтелә торган ярдәм нәтиҗәле булачагын хәбәр итте.

Андрей Силкин эре халыкара һәм Россия корпорацияләренең бу проектта катнашырга кызыксынуларын билгеләде. Интернетта проектның сайты ясалган һәм анда хәбәрләр, фотосурәтләр урнаштырылачак. Монда ук фикерләрне язып калдырырга мөмкин.

Бу проект утрауда яшәүчеләр тарафыннан хупланган. Кайберәүләр аның презентациясендә дә булдылар.

Йомгак ясап, Минтимер Шәймиев "Яңарыш" фондының бу проектка ярдәм күрсәтәчәген әйтте.

ТР Дәүләт Киңәшчесе проект инициаторларына рәхмәт белдерде.

Катлаулы авырулар кичергән балаларга реабилитация ясау уникаль проекты Россиядә беренче тапкыр тормышка ашырыла. Аның максаты- балага савыгу өчен бик зур стимул бирү.

Быел 9 нчы октябрьда Минтимер Шәймиев рәислегендә проектны тормышка ашыруга багышланган оештыру киңәшмәсе үтте. Илдә балалар һәм әти-әниләре өчен беренче сәламәтләндерү үзәгенең исеме барлыкка килде - "Утраучык".

Төзелеш тәмамланганнан соң, ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагына биреләчәк, дигән килешүгә ирешелгән.

Үзәктә савыгу табиб юлламасы буенча бушлай булачак. Ел саен сәламәтләндерү үзәге 170 баланы кабул итә алачак.

Үзәк инде 2013 нче елның декабрендә беренче балаларны кабул итә алачак, дип планлаштырыла.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы