“Казаноргсинтез” ААҖ акционерларының гомуми җыелышында предприятие Директорлар советының яңа составы расланды
16.04.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Казаноргсинтез” ААҖ акционерларының гомуми җыелышында катнашты. Акционерлар предприятиенең еллык отчетын, 2007 ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләүнең күләмен һәм вакытын, шулай ук “Казаноргсинтез” ААҖ Директорлар Советының яңа составын раслады.
“Казаноргсинтез” ААҖ нең чиста табышы 2,6 млрд. сум тәшкил итә. Әйтик, 2007 елга предприятиенең чиста табышыннан 30 % ны дивидендлар түләүгә юнәлдерү турында карар кабул ителде.
Предприятиенең инвестицион программасын финанслауга 1,82 млрд.сум акча юнәлтү турында карар кабул ителде.
Дивидендлар түләүгә 780,89 млн. сум акча юнәлдереләчәк, өстенлекле акцияләргә – 29,8 млн. сум.
Дивидендларны акционерларның гомуми җыелышы тарафыннан дивидендлар түләү турында карар кабул итү вакытыннан соң 12 ай дәвамында түләү хәл ителде.
Акционерлар 11 кешелек Директорлар советының яңа составы өчен тавыш бирделәр. “Казаноргсинтез” ААҖ Директорлар советына “ТАИФ” ААҖ нең генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “ТАИФ” ААҖ нең нефть эшкәртү буенча генераль директоры урынбасары Владимир Пресняков, “ТАИФ” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Султиев, “Казаноргсинтез” ААҖ нең генераль директоры Леонид Алехин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының нефть химиясе комплексы бүлеге башлыгы Ринат Сабиров, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Сергей Алексеев, икътисади мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин, “ТАИФ” ААҖ нең милек һәм инвестицияләр белән корпоратив идарә итү башлыгы Андрей Саркин, “ТАИФ” ААҖ нең финанс-икътисади идарә башлыгы Дмитрий Тесленко, “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин (“алтын акция”) махсус хокук нигезендә дәүләт вәкиле) керде.
“Казаноргсинтез” ААҖ нең Директорлар советы рәисе итеп кабат Альберт Шиһабетдинов сайланды. Директорлар советы шулай ук предприятиенең генераль директоры вазыйфасына Леонид Алехин вәкаләтен раслады.
2008 елга предприятие аудиторы буларак “ПрайсвотерхаусКуперс Аудит” ЯАҖ расланды.
Шуны искәртеп үтик: 2007 елда продукция сатудан кергән акча 21,5 млрд. сум тәшкил иткән (2006 ел белән чагыштырганда, үсеш – 37,3 %), 2006 ел күрсәткечләренә карата товар продукциясенең физик күләме индексы 128 % тәшкил иткән. Рентабельлек – 12,1 %.
Эчке базарда 15,6 млрд. сумлык продукция сатылган була, тышкы базарда – 5,8 млрд. сумлык. Экспорт нигездә Финляндиягә, Украинага, Төркиягә, Кытайга җибәрелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте