Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Полимекс" компаниясе директорлары советы рәисе урынбасары Джем Сияхи белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Төркия компаниясе белән Татарстан Республикасы арасында алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләшенде.
Искәртик, "Полимекс" компаниясенә 1995 елда нигез салынган. Компания традицияләрне саклап, инновацион технологияләр кулланып үзенчәлекле архитектур проектларны гамәлгә ашыра. Ул дөньяда 130 дан артык проектны гамәлгә ашырган.