Рөстәм Миңнеханов: Татарстан буенча ЭЭМ - илебезнең эчке эшләр системасының региональ бүлекләре арасында иң яхшыларының берсе

11.11.2019

Татарстан буенча ЭЭМ - илебезнең эчке эшләр системасының региональ бүлекләре арасында иң яхшыларының берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада белдерде. Чара Казанд "Пирамида" КККнда узды. 

«Полициядә хезмәт итү һәрчак башкалар өчен гомерен корбан итәргә әзер булган батыр һәм игелекле кешеләр хезмәте иде. Сезнең эшегез бертуктаусыз республика халкы игътибарында. Шәһәр урамнарында тәртип, халыкның тынычлыгы һәм имин булуларына ышаныч нәкъ менә сездән тора. Хезмәтегездә җаваплылык, гражданнар проблемаларына игътибарлы һәм ярдәмчел булу, грамоталы һәм профессиональ эшегез халык ихтирамына лаек », - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аеруча ТР Президенты эчке эшләр органнары ветераннарына рәхмәт сүзләре җиткерде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов эчке эләр органнары хезмәткәрләре якыннарына, туганнарына көн саен алар белән хезмәт авырлыкларын уртаклашкан өчен рәхмәт әйтте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, полиция хезмәткәрләре тырышлыгы белән хокук бозулар саны кими, җинаять кылучыларны ачыклау дәрәҗәсе арта. Хәзерге вакытта полициягә заманча техника да ярдәм итә. "Яңа ниҗәле методларны һәм технологик алымнарны куллану үзенчәлек булып тора. Тикмәгә генә министрлык нигезендә төрле экспериментлар уздырмаслар иде. Булдарылар - шуңа ныклы ышанчы бар!", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгнәчә, ЭЭМ хезмәткәрләре Казандагы Ворлдскиллс чемпионатын уздыру һәм ТР Дәүләт Советына сайлауларны үткәрү чорында да югары дәрәҗәдә профессиональлекләрен күрсәттеләр. 2020 елда шулай ук әһәмиятле чаралар күп була, аларның күбесе ТАССР 100 еллыгына багышланган була. Шулай ук киләсе елның сентябрь ае ахырында республикада Татарстан Президенты һәм муниципаль берәмлекләр советларына сайлаулар уза. 

"Республика илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга актив кушылды. Моннан тыш, республика программалары да гамәлдә. Алар барысы да социаль әһәмиятле өлкәләргә карый, бик күп бюджет чаралры шуңа юнәлтелә. Аларны саклауны контрольдә тоту, тиешенчә сарыф итү - хокук саклау һәм күзәтчелек органнарының беренчел бурычлары", - диде ТР Президенты. 

Хәзерге заман шартларында, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, тынычлык һәм иминлекне саклау аеруча актуаль. "Татарстанда иминлек саклануы - күбесенчә сезнең казанышыгыз. Бүген ЭЭМ шәхси составы экстремизм һәм терроризм куркынычына тиешенчә җавап бирә. Экстремизмга беркадәр дә мөмкинлек бирмәскә кирәк", - диде ТР Президенты. 

"Кадерле дуслар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, көч-куәт, гаилә иминлеге һәм Ватаныбыз иминлегенә хезмәтләрендә уңышлар телим", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шуннан ул дәүләт бүләкләре тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.