Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет президиумы утырышында катнашты

11.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет президиумы утырышында катнашты.

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Дмитрий Медведев утырышны илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышына күзәтчелекне башкаруга бәйле темадан башлады. Өч проектны реализацияләү каралды – «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүдә ярдәм», «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм».

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе искәрткәнчә, быел марттан бирле Генераль прокуратура бу юнәлештә зур эш башкара. Бюджет акчаларын тотуны тикшереп торуга, моңа трансфертлар да керә, аларны адресатларына үз вакытында җиткерүгә аерым игътибар бирелә.

Дмитрий Медведв сүзләренчә, «илкүләм проектлар – ил эшчәнлегенең, безнең уртак эшебезнең мөһим юнәлеше, һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыра торган кагыйдәләрне бозуларга карата гаять җитди чаралар күреләчәк, административ һәм җинаять җаваплылыгын да истә тотып.  

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет президиумы утырышы турында төгәлрәк Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтында


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. government.ru материаллары кулланылды