Рөстәм Миңнеханов X5 Retail Group яңа бүлү үзәген ачты

11.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X5 Retail Group яңа бүлү үзәген ачты. Комплекс «Зеленодольск» индустриаль паркы территориясендә урнашкан. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев, Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев катнашты.

«Бу бик мөһим һәм кызыклы проект. Комплекс мәйданы 38 мең квадрат  метр. Монда 500 эш урыны булдыру планлаштырыла – бусы да бик мөһим. Һәм иң мөһиме - “Пятерочка” системасының товарлар уздыру челтәре республика кулланучылары һәм товар китереп торучылары мәнфәгатьләрендә эшләячәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Махсус күргәзмәдә Татарстан Республикасы Президенты Татарстан җитештерүчеләренең  X5 Retail Group кибетләрендә реализацияләнәчәк продукциясе үрнәкләре белән танышты. «Әлеге комплексны ачу безгә җирле товар китереп торучылар белән хезмәттәшлек сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк», - диде «Пятёрочка» сәүдә челтәре генераль директоры Сергей Гончаров.

Бүлү үзәге территориясендә сигез саклау зонасы урнашкан: коры продукция складлары,туңдырылган әйберләр, җиләк-җимеш, яшелчә мәйданчыклары һәм башка товарлар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.