Татарстан Президенты Wildberries һәм Ozon компанияләренең бүлү үзәкләрен төзүгә старт бирде

11.11.2019

Бүген «Зеленодольск» индустриаль паркы территориясендә онлайн-сатулар өлкәсендәге Wildberries һәм Ozon компанияләренең бүлү үзәкләрен төзүгә старт бирелде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.

Ozon компаниясенең яңа логистик хабын киләсе елда ачарга ниятлиләр. Аны эшләтеп җибәргәч, Казанның гына түгел, республиканың 3 меңнән артык торак пункты кешеләренә товар тиз китереп җиткереләчәк. Үзәктә 7 млн. товарны саклау һәм эшкәртү мөмкин булачак. Татарстан җитештерүчеләре, Ozon маркетплейс платформасыннан файдаланып, үз продукциясен шулай ук бөтен Россия һәм дистәләгән чит илләрдә сата алачак.

«Бүген бөтен дөнья электрон сәүдәгә таба бара. Республикада мондый куәтле    база булдыру кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүдә җитди нәтиҗә бирәчәк, һәм тулаем халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан кешеләре онлайн-сатып алулар белән бик кызыксына. Без республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәтлебез», - дип белдерде Ozon генераль директоры Александр Шульгин

Wildberries яңа бүлү үзәген ачу республикада 4 меңләп яңа эш урыны булдыруга китерәчәк, диде компаниянең генераль директоры Татьяна Бакальчук. Яңа комплекс мәйданы 100 мең квадрат метр. 2020 елда беренче чиратын эшләтеп җибәрелергә тиеш. Проектка инвестицияләр 5,5 млрд сум булачак.

«Wildberries компаниясенең республика территориясендә шундый эре проектны гамәлгә ашыруы безне шатландыра. Әлеге объект стратегик яктан безнең өчен мөһим. Яңа бүлү үзәге республикага керүче товарлар күләмен арттырачак, шулай ук җирле товар җитештерүләргә продукцияләрен бөтен ил территориясендә реализацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Проект уңышлы булуга бернинди дә шигем юк. Wildberries командасына уңышлар телим һәм мондый эре инфраструктур бурычларны хәл иткән өчен рәхмәт сезгә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татьяна Бакальчук та республика җитәкчелегенә бу яңа проектны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

2019 ел азагына кадәр Татарстанда шулай ук B2B  Wildberries электрон коммерциясе экспертизасы үзәге ачылачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.