Рөстәм Миңнеханов «Промэнерго» җитештерү мәйданчыгында булды

11.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Промэнерго» җитештерү мәйданчыгында булды. Предприятие электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системалары өчен комплект җайланмалар әзерли һәм «Зеленодольск» индустриаль паркы территориясендә урнашкан. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар озата йөрде.  

Килүгә үк Татарстан Республикасы Президентына «Зеленодольск» сәнәгать паркы эшчәнлеге турында сөйләделәр. Бүгенгә барлык 13 җир кишәрлеген дә  резидентлар били. Ике объект эксплуатациягә тапшырылган инде – «Промэнерго» һәм X5 Retail Group бүлү үзәге.  

«Промэнерго» мәйданчыгын карап йөргәндә Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, 2020 елның 1 июленнән челтәр оешмалары барлык кулланучыларны да электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системалары өчен комплект җайланмалар белән тәэмин итәргә тиеш, ә 2022 елның гыйнварыннан – челтәр оешмалары һәм гарантияләүче товар китереп торучылар арасында электр энергиясен китереп торуда үзара исәп-хисаплар өчен кирәкле мәгълүмат алмашуны оештырырга. 

2019 елда Татарстан территориясендә исәпкә алуның интеллектуаль системасын гамәлгә кертү буенча масштаблы эшләр башкарыла. Республиканың 29 районында энергия сервисы контрактлары кысаларында 122 мең акыллы счетчик куела һәм торак йортларга электр энергиясе китерү җайланмалары алмаштырыла. 

Яңа интеллектуаль исәпкә алу приборлары кулланучыларга түләүсез куела.   

Предприятиедә йөргәндә Рөстәм Миңнеханов чыгарылучы продукция үрнәкләре белән танышты, исәпкә алу прибороларын тикшерү лабораториясен карап чыкты һәм хезмәткәрләр белән сөйләшеп торды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.